ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 11:03

Теория дә, тәҗрибә дә

Алда көтелгән сайлауны үткәрү буенча семинар узды

13 июньдә Яңавылда сайлау кампаниясен оештыру һәм үткәрү буенча зона укыту семинар киңәшмәсе узды. Аның эшендә БРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов, хокукый тәэминат бүлеге мөдире һәм БР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе Расих Шәмсетдинов һәм Гүзәл Якупова, республиканың төньяк зонасы ун муниципалитетының территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре катнашты. Җыелучыларны район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов сәламләде, ул уңышлы эш һәм сайлау кампаниясен имин үткәрүне теләде. БРның Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре билгеләвенчә, тоташ республика буенча 800гә якын кампания оештыру көтелә. Семинарда теоретик материалларны кабатладылар, гамәли сорауларда тукталдылар, сайлау закончалыгының аерым мәддәләрен җентекләп өйрәнделәр.
Читайте нас: