ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 17:52

Корылтайны каршылап

«Уртаклашырга һәм куллана башларга телим...»

Уфада һәм Ишембай районында 28-29 июньдә үтәчәк V Бөтендөнья корылтае Русия һәм илнең төрле төбәкләреннән башкортларны җыячак. Барлыгы анда 750 делегат һәм кунак катнашачак.
Безнең районнан форумга биш делегат барачак.
Гөлназ Абдуллина, 9 санлы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Безнең республика полимәдәни төбәк, аның территориясендә төрле милләт вәкилләре яши. Шул исәптән – Яңавыл районы да.
Шул ук вакытта туган тел, фольклор, йолалар, мәдәнияттә чагылучы үз милли үзенчәлеген саклауга омтылмаучы бер халыкны да белмим. Һәм моның өчен республикада барлык шартлар бар дип исәплим.
Балалар бакчасында башкорт теле буенча дәресләрне инде егерме елдан артык үткәрәм, балалар – ул урта төркемдә тәрбияләнүчеләр, 4-5 яшьлек сабыйлар – зур кызыксыну белән шөгыльләнә. Сүз уңае, милләтара килешүгә байтак игътибар бүләбез. Ай саен бер-ике зур чара уздырам, анда ата-аналар да катнаша.
Корылтайга нинди уйлар белән барам?
Мәдәният, йолаларга ихтирам тәрбияләүгә, халыкның тарихи-мәдәни йолаларын саклауга игътибарга басым ясыйсы килә. Хезмәттәшләр белән фикер алышу узачак, уйларым белән уртаклашырмын һәм яңа нәрсәләр кулланырмын, дип ышанам.
Читайте нас: