Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2019, 17:04

Колхоз, торфлыклар, төрмә...

Мәүҗидә Әюпова гомерендә күпне күргән

Яңа Уртавылда яшәүче Әмир Әюп улы Әюпов 1942 елда сугышка китә. Сержантлар мәктәбен тәмамлый, разведчик була, Курск дугасында сугышта катнаша, Венаны азат итә. Батырлык һәм кыюлыгы өчен Сталин имзасы белән Рәхмәт хаты бар...
Аның ул вакытта әле булачак хатыны Мәүҗидәнең андый рәхмәтләре булмый, әмма тормышта шулай ук күпне күргән. Чөнки тылда калганнарга да җиңел булмаган, аның медальләренең бер таныклыгында шулай язылган да: «Тылда бик яхшы хәрби хезмәт өчен».
Ул колхозда балигъ булганчы күпкә алдан «хезмәт итә» башлый. Тәүдә төрле эштә эшләүче, соңрак бригадир итеп билгелиләр, ындыр табагы белән мөдирлек итә. Ләкин Мәүҗидә Әюповага игенче эшен калдырырга туры килә – «үзгә чор белән бәйле хәрби үрнәктә оештырылган оешмаларга чакырылучы халыкның мәҗбүри хезмәт бурычы системасы» аңа да кагыла. Гомумән, ул хезмәт армиясенә эләгә, Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрелә. Ветераннар сөйләвенчә, күпләр аннан кача, бервакыт унсигез кыз белән Мәүҗидә дә качарга тәвәккәллек итә. Урманнар буенча, җиләк белән тукланып, алар өйләренә юнәлә. Аларны тоталар, кызлар төрмәгә эләгә.
– Дүрт ай рәшәткә артында утырдым, – дип күз яше аша искә ала өлкән яшьтәге ханым. – Завод каршында запчастьлар сүтү белән шөгыльләндем...
Шушы яшьтә булуына карамастан – 98 –Мәүҗидә Шакирҗан кызының акылы аек һәм хәтере яхшы.
– Йөгереп йөри әле ул, – ди аның турында улы Фатыйхнур Әмир улы һәм килене Асия Рафик кызы, – ике ел элек кенә гәзит укымый башлады, ә телевизорны әле дә күзлексез карый.