ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2019, 18:04

Зур ихтирам белән

Яңавыллылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алды

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Җитмеш сигез ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Яңавыл районында бу көн мөһим вакыйгаларга бай булды.
Шәһәрдә Хәрби һәм Хезмәт Даны монументы янында венок, чәчәкләр салынды, митинг узды. Җыелучылар каршында район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм Яңавыл шәһәре, Яңавыл һәм Калтасы районнары буенча хәрби комиссар Марат Харисов чыгыш ясады.
Шушы ук көне Ямады авылында мәктәп укытучылары, укучыларына – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына тантаналы һәйкәл ачу узды. Һәйкәл ямадылылар һәм авылдан чыгучыларның ирекле иганә акчасына урнаштырылган, авылда яшәүче Әнфир Шәйдуллин башлап йөрүче булган.
Ә Айбүләктә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл урнаштырдылар. Биредә миһербанлы эштә Ришат Ситдыйков актив роль уйнаган.
Хәтер һәм кайгы көне Яңавылда, шәһәрнең үзәк мәйданында тәмамланды. Яңавыллылар (элекке елларга караганда азрак күләмдә булса да) йолалы «Хәтер шәме» акциясенә җыелды. Чарада районның ветераннар советы рәисе Рима Фазылова, Ивер-Илья чиркәве настоятеле Николай Гречушкин чыгыш ясады.
Читайте нас: