ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 16:24

Шәһәр

Ә киртә артында нәрсә?

"ЯТ" фонтан төзелеше белән кызыксынды
Шәһәрнең төп мәйданында фонтан зонасы үткән елдан киртәләп алынды – яңа фонтан төзелә. Биредә хәзер нинди эшләр алып барылуы Яңавыл халкы һәм кунакларга бик кызыклы. Шуңа күрә бу сорау белән "Ремстроймонтаж" ширкәте директоры (объектны төзү буенча подряд оешмасы) Байрам Гадировка мөрәҗәгать иттек, кем әйтмешли, киртә артына күз салдык
Билгеле булуынча, иске фонтанның касәсе былтыр ук сүтелде, агачлар киселде. Быел турыдан-туры төзелеш алып барыла. Касәләр коелган, су бирү белән бәйле барлык эшләр башкарылган, электр үткәрелгән һ.б., "Ремстроймонтаж" эшчеләре быел брусчатка җәюне тәмамлый. Касәләрне тышласы, яктырткычлар урнаштырасы һәм чәчәклекләргә кара туфрак кертәсе генә калган. План буенча объект август ахырында тапшырылырга тиеш иде, ә чынында күпкә иртәрәк тапшырылыр, ахры.
– Күпкә иртәрәк тәмамлаган булыр идек, ләкин яңгыр комачаулый, шулай да расланган сроклардан алга китеп эшлибез, – ди Байрам Гадиров.
Фонтан төзелешенең "Бердәм Русия" партиясенең "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" проекты кысаларында алып барылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: