ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 12:28

Яшь гаиләгә ипотека кредиты өлешен каплатуга кайчан гариза бирергә

Дәүләттән 450 мең

Хөрмәтле редакция!
Русия Президенты В. В. Путинның күп балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы: өченче яки киләсе баласы туганда федераль бюджеттан ипотека кредиты өлешен каплатуга 450 мең сум түләнәчәге турында Указга кул куюы ипотека кредиты булган күп кенә яшь гаиләләргә күңелгә ятышлы яңалык булды. Безнең гаилә тиздән тулыланачак һәм шул дәүләт программасында катнаша алырбыз, дип ышанабыз. Ипотеканы "Россельхозбанк" аша рәсмиләштердек. Безне генә түгел, ә башка яшь гаиләләрне дә кредитны каплатуга гаризаны ничек тапшыру һәм бу эштә нинди дә булса нечкәлекләре барлыгы-юклыгы кызыксындыра дип уйлыйм?
Рәсимовлар, Яңавыл шәһәре.
Сорауга "Россельхозбанк" ААҖнең Башкортстан төбәк филиалы Яңавыл шәһәрендәге өстәмә офисы белән идарә итүчесе Эльвира Сафина җавап бирә:
– Әйе, чыннан да, Указга кул куелды һәм бу ипотекасы булган яшь гаиләләргә бик яхшы ярдәм чарасы. Түләүләрне Ипотека торак кредиты буенча агентлык тормышка ашырыр дип көтелә. Бүгенгә алар тарафыннан түләүләр буенча норматив документлар эшкәртелә.
Ипотека күләменнән 450 мең сумны каплату процессы якынча августта башланачак. Процедура түбәндәгечә була: өченче яки киләсе баласы туган ата-ана банкка гариза яза һәм барлык балаларының туу турында таныклыгын да тапшыра.
Соңгы бала 2019 елда туган булырга тиеш. Банк шул докуметларны Кредитлаштыру буенча агентлыкка җибәрә. ЗАГС базасы буенча туу турында таныклыкларны чагыштырганнан соң, акча банкка күчерелә. Һәр этапка якынча бер атна уза, ягъни өч этапка – 21 эш көне.
"Россельхозбанк" ның "Балалары булган Русия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкалы ипотека кредиты" программасын башлавы турында өстәмә хәбәр итә алам. Хәзер сатып алу-сату шартнамәсе буенча беренчел базарда һәм төзелеш этабында булган өлешчә төзелештә катнашу шартнамәсе буенча торак милекне сатып алуга ипотеканы елына 5,2 % махсус ставка буенча рәсмиләштерергә мөмкин. Кредит күләме – 30 елга кадәр вакыт белән 100 мең сумнан 6 миллионга кадәр.
Читайте нас: