ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 12:13

"Мине Мәскәүдә дә беләләр икән"

Карман авылыннан Фәүзия Әхмәтханова 95 яшен билгеләгән

Яулыгы астына чал чәчләрен пөхтә итеп җыеп куйган, кечкенә буйлы ак чырайлы әби яраткан балалары янәшәсендә – шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләгән Карман авылыннан Фәүзия Әхмәтханова безнең алга шулай килеп басты. Юбилярны шундый әһәмиятле дата белән районның ветераннар советы рәисе Рима Фазылова котлады. Тантаналы сүзләр һәм теләкләр белән ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәненә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов исеменнән тәбрикләү адресы һәм бүләк тапшырды.
Фәүзия Солтан кызы кызыклы сөйләүче булып чыкты. Аның көнләшерлек ныклы хәтерендә гасырлык тормышыннан диярлек күп кенә вакыйгалар саклана. Ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасына да шат. "Мине Мәскәүдә дә беләләр икән", – дип шаярта ул.
Ире Закирҗан белән 1946 елда танышканнар. Фронтовик Сталинград янында сугышкан, сугышлар белән тоташ Европаны үткән. Әхмәтхановлар ныклы гаилә корган. Алар колхозда эшләгән, ире – терлекче, хатын пешекче булып. Фәүзия Солтан кызы "Коммунар" колхозы механизаторларын 40 ел дәвамында ашаткан.
Авырлыкларга һәм якын кешеләрен югалтуга карамастан (ул аларны көн дә елап һәм догалар кылып искә ала) әби һич ару-талу белмәс – аның йортында уңайлы һәм чиста. Хуҗалыкта аңа кече кызы Зәвия ярдәм итә. 95 яшьлек юбиляр көченнән килгәнчә үзе дә хуҗалыкта эшләргә тырыша. Ихатада һәм бакчада бер генә чүп тә юк – күршеләре аның әле дә кулына урак алганын күрә. Өлкән улы Вәзит һәм кызы Зинираның гаиләсе еш кына әниләренә килә. Фәүзия әби ике оныгы һәм ике турунына аеруча шат. Хезмәт ветеранын тоташ авыл белән хөрмәт итәләр.
– Аның озак яшәү сере хезмәт сөюдә, – ди кызы Зәвия. – Хезмәт сөючәнлек һәм оптимизм аңа шушы яшькә кадәр җитәргә ярдәм иткән.
Читайте нас: