ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2019, 13:03

"Башкорт ихаталары": нәтиҗәләр инде күренә

Шәһәрдә ихата территорияләрен төзекләндерү дәвам итә

Агымдагы елда республикада беррәттән берничә җитди программа башланды.
Алардан берсе – "Башкорт ихаталары", ул ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерүне күзаллый. Билгеле булуынча, программада безнең шәһәр дә катнаша һәм аның төп фикерен – халыкка уңайлы мохит тәэмин ителергә тиеш – Совет урамы, 14/2 санлы йортта яшәүчеләр инде гамәлдә күрә.
Бордюрларны алыштыру белән асфальт салу биредә инде тәмамланган, машина туктату урыннары арттырылган, юл билгеләре ясалган. Балалар һәм спорт зоналарында уен элементлары урнаштырылган, резина катламын һәм мәйданчыклар коймасын кору буенча эш бара.
"Благоустройство-1" подряд оешмасы тарафыннан Юбилей урамында ихаталарда да эш башланган.
Читайте нас: