ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2019, 14:34

"Эшкуарлар сабантуе"

Районда Сәүдә хезмәткәрләре көне ничек билгеләнде

Җомга, 26 июльдә, Сәүдә хезмәткәрләре көне алдыннан районның кече бизнес тармагының йөздән артык вәкиле һәм сәүдә ветераннары "Таш-Елга" тюбинг-паркы территориясендә җыелды – алар өчен үзенчәлекле "эшкуарлар сабантуе" оештырылды.
Тантана хуҗалары гаиләсе белән бергә катнашкан спорт чаралары башлану алдыннан район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов җыелучыларны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде һәм хезмәтләре өчен эчкерсез ихтирам, рәхмәт белдерде. Эшенә карата фидакарь мөнәсәбәте һәм район тормышында актив катнашлыгы белән аерылып торганнар район хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хаты белән билгеләнде. Илшат Әгъзам улы эшкуарларны шулай ук республика муниципалитетларында һәр пәнҗешәмбе үтүче инвестицион сәгатьләрдә актив катнашырга чакырды.
– Эшкуарлар башлангычны яклавына бик шатбыз, – дип билгеләде хакимият башлыгының икътисад һәм эшкуарлык буенча урынбасары Фәйрүзә Ганиева. – Бәйрәмгә районның байтак сәүдә предприятиеләре коллективлары, шәхси эшкуарлар килде, алар өчен эчтәлекле программа әзерләдек. Тантананың шул гадәти булмаган төренең дәвамы булыр, киләчәктә дә вакытны шулай ук күмәк һәм канәгатьлек белән үткәрүебезгә ышанам.
Өч командага бүленеп, сабантуйда катнашучылар күңелле стартларда катнашты. Балалар шулай ук уен белән мәшгуль булды. Арытаба барысы да бәйрәм өстәле артында җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Люция Нуртдинова, эшкуар:
– Безнең өчен шундый күркәм чара оештырулары өчен бик шатбыз, бик шәп килеп чыкты. Оештыручыларга рәхмәт. Тоташ гаилә белән ял итәбез, ирләр дә, балалар да, оныклар да монда. Хәтта һава торышы кәефкә тәңгәл килә – матур җәйге көн, эссе һәм кояшлы.
Рөстәм Сангов фотолары.
Читайте нас: