ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2019, 11:49

Каралган ихаталар – шәһәрнең чәчәк ату нигезе

"ЯТ" Яңавылның күп фатирлы йорт ихаталары буенча йөрде

Август башында шәһәрнең ихата территорияләрендә иң яхшы чәчәклекне билгеләү өчен конкурс комиссиясе эшен башлый. Билгеле булуынча, бу конкурс гадәти һәм биредә байтак күп фатирлы йортлар теләп катнаша. Йорт каршындагы түрбакчалар никадәр төзекләндерелгән һәм шәһәрнең иң яхшы клумбасының кайда урнашканлыгы конкурска йомгаклар ясаганда ачыкланачак.
"ЯТ" бу көннәрдә кайбер ихаталарга күз салырга карар итте. Тәэссоратларның каршылыклы булуын билгеләү кирәк. Әгәр берәүләре күп санлы чәчәк клумбалары һәм кул астындагы материалдан үзенчәлекле композицияләр белән каршыласа, башкалары исә – чабылмаган чүп үләннәре белән. Ярый әле, соңгылары бик күп түгел.
Азин урамының так ягы буенча зур ихата (9-15 санлы йортлар) үзенчәлекле иҗади караш һәм чәчәк үстерүчеләрнең осталыгы белән сөендерә. Шул дүрт йортның һәр подъезды янында чәчәк үстерүчеләрнең оста кулы сизелә. Октябрь урамы, 4, Ленин урамы, 26, 18, 18а, Җиңү урамы, 72, 52, 52/1, 54/1 урамнары буенча ихаталар чагу төсләргә бай. Без барган кайбер "хуҗалыкларның" бер подъезды янында начар булмаган чәчәклек хуш исләр бөрки, ә башкалары янында әрекмән чәчәк ата.
Совет урамы, 25 санлы йорт ихатасы биредә яшәүчеләрнең чын бердәмлеге һәм үзләренең дә, үтеп баручыларның да кәефен күтәрү омтылышын күрсәтә. Күпфатирлы йорт рәисе Владислав Калиев сүзләре буенча, иҗади эшкә бөтенесе кушыла. "Исем-фамилияләрен аерым әйтүнең мәгънәсе юк, бездә барысы да актив һәм ихатасын бөтенесе дә ярата, – ди ул. – Начар яшәргә хакыбыз юк – янәшәдә балалар бакчасы, сабыйлар гүзәллекне күрергә тиеш".
Кыш көне биредә яшәүчеләр күп кар сыннары әвәләгән, моның белән балаларны аеруча сөендергән. Оптимизм чәчәк үстерүчеләрне иртә яздан матурлык тудырырга чакыра – лилияләр һәм петуния үсентеләре белән шөгыльләнә башлыйлар. Биредәге гүзәллеккә начарлык кылганнар да булган – байтак үсентеләрне тамыры белән казып алганнар (бу башка сөйләшү өчен тема). Ләкин бу ихата патриотларын туктатмый, киләчәктә алар чәчәкләрне төрлеләндерергә, ә тагын да зуррак иҗади караш белән бизәргә ниятли.
Читайте нас: