ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 11:01

Ничек тавыш бирәчәкбез, шулай яшәячәкбез

Депутатлыкка кандидатларны теркәү узды

Территориаль сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында эшнең иң мөһим этабы – депутатлыкка кандидатлар күрсәтү һәм теркәүгә йомгак ясалды, сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү буенча чираттагы бурычлар тикшерелде. Бу хакта җентеклерәк Яңавыл районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Римма Гафиятуллина сөйли.
– Барлыгы 159 мандатка авыл биләмәләре Советларына депутатлыкка 387 кандидат күрсәтелгән, алардан үз-үзен күрсәтү юлы белән – 161, «Бердәм Русия» партиясеннән – 159 кандидат, ЛДПР – 1, «Гадел Русия» – 12, «Русия патриотлары» – 10, КПРФ – 20, «Яшелләр» – 9, «Пенсионерлар» – 5, «Гражданлык платформасы» – 10. Ике кандидат 3 санлы өченче сайлау округы буенча шәһәр биләмәсе Советына депутатны өстәмә сайлауда депутатлыкка күрсәтелде. Аларның берсе үз-үзен күрсәтүче, икенчесе «Бердәм Русия»дән.
384 кандидат теркәлгән, аларның берсен дә теркәүдән баш тартмаганнар. Кызганычка каршы, теркәүгә кадәр биш кандидат сайлау алды узышыннан үз кандидатурасын гаилә хәле һәм сәламәтлек торышы буенча алган.
Эткенә авыл Советының 6 санлы Яшьләр бер мандатлы округында, Орловка авыл Советының Никольск бер мандатлы округында дүрт кандидат депутат мандаты өчен көрәшәчәк, ә 18 авыл биләмәсендә 60 бер мандатлы округларда өчәр кандидат бер мандатка дәгъва итә, 18 авыл биләмәсендә 97 бер мандатлы округта икешәр кандидат бер мандатка дәгъва итә. Депутатлыкка кандидатларның төп нигезен авыллылар үзләре тәшкил итә, шулай ук Яңавыл, Нефтекама, Энергетик, Әмҗә һәм хәтта Уфадан бар.
Теркәлгән кандидатлар арасында 229 хатын-кыз һәм 155 ир-егет. Иң яшь кандидатларга 20 яшь тулган (алар ике), ә иң өлкәненә – 70 яшь (шулай ук ике).
Территориаль сайлау комиссиясе календарь планына ярашлы эшен дәвам итә.
Сайлау кампаниясе этапларының берсе – кандидатларның сайлау алды агитациясе һәм сайлауны оештыручыларның өстенлекле бурычлары исәбендә – агитация үткәрүдә кандидатларның закончалыкны үтәвенә контроль, агитация материалларында кандидатлар үзе, үз программасы турында гына сөйләсен, башка кандидатларның намусына кагылмасын.
Комиссия утырышында шулай ук сайлау бюллетеньнәре формалары, текстлары, аларны җитештерү буенча контрольне тормышка ашыру тәртибе расланган. Барлыгы район буенча тавыш бирү өчен бер мандатлы сайлау округлары буенча 159 төр сайлау бюллетене җитештереләчәк.
Кайбер очракларда сайлау кампаниясе барышында участок сайлау комиссиясе составында үзгәреш сораулары хәл ителә. Районның территориаль сайлау комиссиясенә вәкаләт срогы узуга кадәр хәлиткеч тавыш бирү хокккы белән участок сайлау комиссиясе әгъзасы йөкләмәсеннән азат итү турында биш гариза кергән. Алар «Төп гарантияләр турында...» Федераль законда билгеләнгән чикләүләргә эләккән, анда кандидатның тормыш иптәше, якын туганнары, кандидатның тормыш иптәшенең якын туганнары, турыдан-туры кандидат карамагында булган берәмлекләр сайлауда хәлиткеч хокукы булган комиссия әгъзасы була алмый.
Моннан тыш, сайлау кампаниясе барышы турында сайлаучыларга хәбәр итү буенча сайлау комиссиясе эшен оештыру сорауларына игътибар бүленә. Булачак сайлау буенча барлык мәгълүмат район хакимиятенең рәсми сайтында «Территориальная избирательная комиссия» бүлекчәсендә куела, «Яңавыл таңнары» гәзитендә бастырыла, Яңавыл телевидениесе тарафыннан яктыртыла.
Район иминлеге хакына нәтиҗәле эшләячәк лаеклы депутатлык корпусы булдырылса урындагы үзидарә уңышлы үсешәчәк. Ничек тавыш бирәчәкбез, шулай яшәячәкбез!
Читайте нас: