Семинарда БР Профсоюзлар федерациясе рәисе Марат Хөсәенов һәм Федерациянең башка вәкилләре катнашты. Агымдагы мәсьәләләрне тикшерүдән тыш семинарда катнашучыларга Яңавыл районы профсоюзлар оешмаларының территориаль берләшмәсе рәисе Фәргать Хәбибиллинның вәкаләтен туктатуы турында игълан ителде. Бер тавыштан бу постка РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Эльмира Гыйльмуллина сайланды.