ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 15:51

Маша һәм Максимга мәктәпкәгә әзерләнүдә ярдәм турында

«Яңавыл таңнары» гәзите редакциясе ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашты

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Август башыннан мәктәп яшендәге бала үскән һәр гаиләдә гаять мәшәкатьле, ләкин сөенечле – кыз яки улны мәктәпкә әзерләү чоры башлана. Әмма бу мәшәкатьләр барлык ата-анага да шатлык китермәскә мөмкин. Районда аз тәэмин ителгән, күп балалы яки авыр тормыш хәлендә торып калган гаиләләр бар, алар җәмгыять һәм дәүләт ягыннан ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә инде тугызынчы ел рәттән муниципалитетта аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән, кабул итеп алынган, шулай ук инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе оештырыла.
Биредә ел саен гәзит редакциясе коллективы да актив катнаша. Быел Ирдуганнан Максим Шипаев һәм Яңавылдан Мария Казякбарованың әти-әнисенә сентябрь алды мәшәкатьләрен җиңеләйтергә ярдәм иттек. Бу изге акциядә «Караван одежды и обуви» һәм «Капитошка» кибетләре канәгатьлек белән партнерлар булып чыгыш ясады.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында әлеге мизгелгә район буенча 16,3 мең сум җыелган. Республика акциясендә катнашучылар исәбендә районнан биш коллектив һәм бер шәхси берәмлек. Акция – 31 августка кадәр дәвам итә.
Гуманитар ярдәмне 20 августка кадәр Совет урамы, 21 адресы буенча «Гаилә» үзәгенең урындагы бүлекчәсендә 115нче бүлмәдә кабул итәләр. Белешмә өчен тел.: 5-22-11.
Читайте нас: