Яңа Уртавылдан Рәфилә һәм Нәрис Яхиннарның йортында мөселманнарның Корбан бәйрәменә туры килгән якшәмбе иртәсендә җанлы халәт хакимлек иткән. Гаилә башлыгы Нәрис Фәнәви улы күптән түгел генә чираттагы эш вахтасыннан кайткан, һәм кояш чыгу белән алар тоташ гаиләсе белән җаваплы чара – корбан чалуга әзерләнә башлаган. Йоланы ничек башкару хакында Яхиннар яхшы белә, чөнки дин кануннарын үтәп, аны ел саен башкарырга тырыша.