ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 10:50

Ни өчен сайлауга барам

Ни өчен сайлауга барам

Рафаил Яхин, район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе:
– Минем өчен сайлауга бару-бармау соравы беркайчан да тумады. Төрле дәрәҗә тавыш бирүнең (авыл Советына депутат сайлаудан ил җитәкчесен билгеләүгә кадәр) мөһимлегенә инанып, сайлауга һәрвакыт барам. Ни өчен? Чөнки кешене түгел, ә авыл, район, республика яки ил киләчәктә атлаячак юлны сайлыйбыз. Менә 8 сентябрьдә дә тавыш бирүдә катнашу ярдәмендә республикадагы вакыйгаларга карата мөнәсәбәтне белдерү, программасы белән ризалашкан һәм халыкның иң яхшы киләчәгенә өметләр баглаган кандидатны яклауны бурычым дип исәплим. Һәм арытаба, бераз вакыт үткәч, лаеклы кандидат сайлаган кешенең генә властька сорау бирү хокукы булачак.
Соңгы вакытта республикада байтак яңа үзгәрешләр күзәтелүен билгелисе килә. Юллар, мәктәп һәм балалар бакчалары, дәваханә, медицина үзәкләре төзелә, шәһәр һәм авыллар төзекләндерелә – боларның барысы да сөендерми кала алмый.
Анык безнең районда дистәләгән юнәлеш буенча эш алып барыла. Карагыз, күпме объект күтәрелә! Төзәтү интернат-мәктәбе, балалар бакчасы бинасы төзелә, “Кисәккаен-Яңавыл” су җайланмасы үзгәртеп төзелә, яңа йортлар барлыкка килә, юллар, подъездлар ремонтлана... Ә күпме гаилә иске һәм авария хәлендәге торактан яңа фатирга күчерелде!
Билгеле булуынча, июньдә V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнаштым. Төбәк җитәкчесе вазыйфасын башкаручы шул исәптән, бөтен халыклар бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен, төбәкнең икътисады һәм социаль тармагын ныгытырга кирәклеген аңлатты. Бу ниятләрнең инде гамәлдә тормышка ашырылуын күзәтәбез. Бу бит искиткеч! Республика халкы мәнфәгатьләре һәрвакыт барыннан да югары булырга тиеш һәм моның белән, һичшиксез, һәркем ризалашыр.
Шул ук корылтайда республика җитәкчесе тарафыннан әйтелгән сүзләр башкортлар өчен генә түгел, ә республиканың тоташ халкын берләштерүче нигез булыр, дип уйлыйм. “Башкортстанда яшәүче һәркем республиканың кадерен белә һәм аның иминлеге хакына эшли, үзен башкорт дип исәпләргә хокукы бар”, – диде.
Без һәм ата-бабаларыбыз бу җирдә татар, рус, удмурт, мари, чувашлар һ.б. белән яшәде һәм яшибез. Киләчәктә дә Башкортстанның тынычлык һәм ризалык территориясе, төрле милләт һәм дин кешеләре өчен туган йорт булып калуы мөһим. Республиканы балалар, киләсе буын өчен сакларга һәм ныгытырга тиешбез. Боларның барысы өчен 8 сентябрьдә тавыш бирәчәкмен. Сайлауга барам һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирәм.
Читайте нас: