ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 12:33

Математикага гашыйк егет һәм кызларны үстерәчәк

З. Алетдинова 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә

Илдар Шәрипов фотосы
Илдар Шәрипов фотосы
Зөлфия Алетдинова утыз елдан артык, төгәлрәк әйткәндә, утыз ике ел балаларга белем дөньясына юл ача. Ул лицейда иң катлаулы фәннәрнең берсе – математика укыта. Быел Зөлфия Әнфис кызының 31 укучысы мәҗбүри бердәм имтихан тапшырган: дүртесе – база, калганнары – профильне. Алардан берсе 90 балл җыйган. Математика буенча БДИда аның укучыларының гадәттә тотрыклы яхшы нәтиҗә күрсәтүен билгеләргә кирәк. 1995 елда лицейга килгәндә (ул вакытта әле 5 санлы мәктәп), Вәрәшбаш авылы мәктәбендә эшләү тәҗрибәсе була.
– Коллективта бик җылы каршы алдылар. Директор Р. С. Сәетов, укытучылар В.А. Хазбулатова, Н.С. Шәвәлиева, Т.С. Нургаянова, Н.С. Алексеева, Р.Т. Хаҗиева, Ф.Х. Кәраматуллина һ.б. әлегә кадәр рәхмәтлемен, – ди ул. – Элек безгә ярдәм иттеләр, хәзер үзебез яшь укытучыларга булышабыз. Килешегез, шундый халәттә кәеф тә һәрвакыт күтәренке, эш тә уңай бара.
Тәҗрибәле укытучы исәпләвенчә, яхшы эшләү өчен – күп белергә, уңышлы эшләү өчен, һәрчак эзләнүдә булырга, үзең өчен яңа нәрсәләр ачарга кирәк. Бу сүзләрне ул яшьләргә дә еш кабатларга ярата.
– Башкача мөмкин түгел. Һөнәребез, чыннан да, катлаулы, – дип раслый ул. –Моны, үземнең укытучыларга карап, мәктәптә үк аңладым. Өлкән сыйныфларда Яңа Уртавыл авылы мәктәбендә укыдым. Физиканы – Рәлиф Зәйкәт улы Нуртдинов, математиканы Халисә Сабир кызы Нигъмәтҗанова, Мәрьям Дәүләт кызы Хәсәнова укытты. Алар чын укытучылар иде. Көчен дә, вакытын да кызганмыйча, укучыларына мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә тырыштылар.
Боларның барысын аның үзенә карата да әйтергә мөмкин. Кайбер елларда атнасына сәгать саны утызга җиткән, ике сменада эшли. Һәр дәрескә әзерләнә. Дәфтәр тикшерүне дә өстәсәң, үзенә вакыты бөтенләй аз кала. Дөрес, шулай да яраткан авторлары – Һади Такташ һәм Нурихан Фәттахны укырга вакыт табарга тырыша. Ә репетиторлык белән эшләр ничек? Моңа ул өлгерми.
Зөлфия Алетдинова 1 сентябрьне – хезмәттәшләре, укучылары белән очрашуны түземсезлек белән көтә. Бу уку елы элеккеләреннән бераз аерылачак – ахыргы елларда тәү тапкыр унынчы-унберенче сыйныфларда дәрес алып бармаячак. Аның каравы бишенче сыйныфларның берсендә эш көтә. Берничә ел дәвамында алардан Пифагор һәм Лобачевлар булмаса да, зарури рәвештә математикага гашыйк егет һәм кызларны үстерәчәк.
Читайте нас: