ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2019, 12:36

Йөз балл җыючыны ничек тәрбияләргә?

Йөз балл җыючыларны тәрбияләгән укытучылар, кемнәр алар?

Исегезгә төшерәбез, Яңавылда БДИ буенча иң күп балл җыйган чыгарылыш укучысы быел икәү. Информатикадан йөз балл алган гимназияче Дмитрий Василенконы югары квалификация категорияле укытучы, 29 ел стажлы педагог, БР мәгариф отличнигы Әлфридә Арсланова әзерләгән. Сүз уңае, быел информатика тапшырган унбер гимназияче арасыннан өч кеше 91 балл җыйган, тагын берсе – 83.
Химиядән иң күп балл җыйган Диана Гафиуллинаны йөз баллы уңышка 24 ел стажлы югары квалификация категорияле укытучы Татьяна Корнилова китергән. Химияне аның 18 укучысы тапшырган, бишесе 80 баллдан артык җыйган.
– Укучы укытучы белән хезмәттәшлек итәргә, үз өстендә һәр көн эшләргә әзер икән, нәтиҗәләр һичшиксез була, – дип раслый Әлфридә Фәритовна һәм Татьяна Геннадьевна. Дөрес, төгәллек кертәләр: шулай ук ата-ана ярдәме мөһим.
Читайте нас: