ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2019, 11:57

Кешелек сәламәтлеге сагында

31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

Ветеринария хезмәтендә 37 кеше эшли. Күпләренең зур тәҗрибәсе бар. Мисалга, Прогресс ветеринария дәваханәсе мөдире Зөлфәт Хәбибуллинныкы – 34 ел. Ул инде 15 елга якын үз участогын җитәкли.
Зөлфәт Зикаф улы Оса зооветеринария техникумын тәмамлаган, укудан соң шундук армиягә китә. Яшь ветеринар Ерак Көнчыгышта зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, кайткач ветфельдшер булып эшли башлый.
Хәзер аның карамагында 22 торак пункт, 7 К(Ф)Х, 3 авыл хуҗалыгы предприятиесе.
"Ветеринария дәваханәсенә халык төрле сораулар белән килә: берәүләренә белешмә, башкаларының яраткан хайванын дәваларга кирәк. Кешеләр белән, хайваннарга караганда, күбрәк эшлибез", – дип сөйли Зөлфәт Хәбибуллин.
Читайте нас: