ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 12:26

Автоколоннада "акыллы" яңару

Предприятиенең транспорт паркы янә яхшырды

Автор фотосы
Автор фотосы
Шимбә көнне "Уфа-Арена" каршындагы мәйданда "Вектор Некст" маркалы урта класслы 180 автобустан ачкыч тапшыру тантанасы үтте, алар "Башавтотранс" ДУПнең 16 филиалы директорына тапшырылган. "Башавтотранс"ның Яңавыл автоколоннасына өч заманча автобус кайткан. Алар шәһәр маршрутлары буенча йөриячәк. Заманча автобуслар видеокамера (шофер салонда һәм тыштагы күренешне күзәтә алачак), рейсны электрон күрсәткеч, уңайлы кәнәфи белән җиһазландырылачак, ә артта инвалидлар өчен иркен мәйданчык бар, анда аппарель буенча күтәрелергә мөмкин (транспорт чарасының корпусын кыйшайту функциясе бар). "Башавтотранс" автопаркын яңартуны республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлап җибәрүен исегезгә төшерәбез. Яңавыл автоколоннасы агымдагы җәйдә яңа техника белән инде бер тапкыр гына тулыланмады – шимбә көнне "яңару" белән бергә җиде автобус алыштырылган, шул исәптән шәһәр арасында йөри торганнары. Тәүдә Яңавылга "НефАЗ" маркалы ике автобус һәм ике "Форд Транзит" кайтуын исегезгә төшерәбез. Шулай итеп, автобуслар паркының чиреге диярлек яңартылган.
Читайте нас: