ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 17:51

Якшәмбе Башкортстан Башлыгын сайлыйбыз

Римма Гафиятуллина белән әңгәмә

Көз башы Яңавыл сайлаучылары өчен янә "кызу"булачак: бу уңыш алу да, мәктәптә беренче уку атнасы да, өч юнәлеш буенча тавыш бирү дә. Киләсе сайлау хакында җентеклерәк – территориаль сайлау комиссиясе рәисе Римма Гафиятуллина белән әңгәмәдә.
– Римма Мәгънәвиевна, яңавыллыларның тагын бер тапкыр хәтеренә төшерик: кайда һәм кемне сайлыйбыз? Һәм кандидатлар кем?
– Яңавыл районында өч сайлау кампаниясе башланды – Башкортстан Республикасы Башлыгы, авыл биләмәләре Советына депутатлар һәм 3 санлы бер мандатлы өченче сайлау округы буенча Яңавыл шәһәренең дүртенче чакырылыш Советына өстәмә сайлаулар. Гомумән алганда, 18 авыл биләмәсендә 159 депутат сайларга кирәк. Республика Башлыгы вазыйфасына сигез кандидат дәгъва итә. Урындагы үзидарә органнары вәкилләрен сайлауга 159 мандатка авыл биләмәләре Советына депутатлыкка 387 кандидат күрсәтелде. Алар арасында сигез партия вәкиле, үз-үзен күрсәтүчеләр бар.
Теркәлгән кандидатлар арасында 229 хатын-кыз (60%), 155 ир-егет. Иң яшь кандиталар – алар ике – 20 яшь тулды. Ә иң өлкәннәренә – алар шулай ук ике – 70 яшь.
– Быелгы сентябрь сайлаулары нәрсәсе белән игътибарга лаек?
– Төп яңалыклардан берсе – тавыш бирү вакыты ике сәгатькә артачак. Яңа законга ярашлы, тавыш бирү иртәнге җидедән кичке тугыз сәгатькә кадәр үтә.
Районда янә КОИБлар кулланылачагы шулай ук мөһим. Алар МКДЦ һәм 4 санлы мәктәптә урнаштырылачак. Барлык 48 участок сайлау комиссиясен УСКсе әгъзалары хәвефсезлеге өчен тимер детекторлары белән тәэмин итәргә тырышачакбыз. Машина белән укылучы QR-код технологиясе киң кулланылачак. Видеокүзәтү территориаль сайлау комиссиясе бинасында гына урнаштырылачак. Болар барысы да сайлау йомгакларын тизләштерү мөмкинлеге бирә, ә бу – хокуклылыкның тагын бер дәрәҗәсе.
Сайлауга иң беренче килгән төрле яшьтәге сайлаучыларга йола буенча һәр УСК бу көнне, сайлаучы активлыгы символы буларак, кечкенә бүләк әзерли .
8 сентябрьдә сайлау ярдәмендә властьның вәкаләтле органын формалаштырабыз. Бу җаваплы эш. Республика җитәкчесе һәм депутатлар Советы вазыйфасында эше һәм тупланган тәҗрибәсе белән дөрес, уйланган карарлар кабул итәргә сәләтлелеген исбатлаган җаваплы кешеләр эшләргә тиеш. Һәм властьның әлеге тармагы никадәр эшкә сәләтле булуы һәм биредә нәрсә – акыл яки чалымнар өстенлек итәчәге бүген барыбызга да, сайлаучыларга бәйле. Һәрберебез, республика, район, шәһәр, авылда тормыш яхшырсын өчен, булдыра алган бөтен нәрсәне эшләве турында әйтә алуын телим.
Халыкның сайлауның чыннан да гадел үтүенә ышануын телим. Һәр сайлаучыны 8 сентябрьдә сайлау участогына килеп, теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә чакырам. Бу иң мөһиме, бу безнең гражданлык бурычы.
Читайте нас: