ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 17:04

Башкортстанда 7 кеше гөмбә белән агуланган. Ничек аларның хатасын кабатламаска

4 сентябрьдә Дуванда 7 кеше реанимациягә эләккән

4 сентябрьдә Дуванда 7 кеше реанимациягә эләккән. Алар барысы да бер гаиләгә чәйгә килгән булган.
Бу көнне пенсионер әбекәй 8 яшьлек оныгы белән урманга гөмбәгә барган. Олы яшьтәге хатын кайту белән гөмбә пирогы пешергән һәм туган-тумачасын, күршеләрен чәйгә чакырган.
Кичен аларның барысының да хәле начарлана. 7 кеше көчле агулану белән, алар арасында өч бала да бар, реанимациягә эләгә.
Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзер аларның хәле яхшыра башлаган.
Иллюстрация https://rospotrebnadzor.ru/ сайтыннан.
Читайте нас: