ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 15:48

Сабак һәм агачларны кая куярга?

Моның өчен аерым шартнамә төзү кирәк

Район хакимиятенең сәнәгать һәм төзелеш бүлеге башлыгы Артур Имашев сөйли:
–РФ Табигать министрлыгы тарафыннан бирелгән аңлатмаларда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының күп фатирлы йортлар территориясендәге яшел үсентеләрне караганда барлыкка килүче калдыкларны каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәткә расланган тариф исәбенә чыгарырга тиеш түгеллеге билгеләнә.
Агач һәм куаклар кисү, үлән чабу һәм яфрак коелган чорда ихатаны җыештырганда барлыкка килүче калдыклар каты коммуналь калдыкларга керми, дип билгели ведомство, чөнки 89-ФЗ санлы Федераль Законның төп билгесе – торак биналарда барлыкка килгән нәрсәгә тәңгәл килми.
Шулай итеп, тарифка идарә итүче компания яки торак милекчеләре җәмгыяте территория һәм газоннарны җыештырганда туплаган чүп-чарны чыгару кертелгән, ә менә үсентеләр, газон карау калдыклары – ботак, кәүсә, яфрак, үлән һ.б. – аерым шартнамә буенча һәм аерым түләнеп чыгарылырга тиеш.
Моннан тыш, торак биналарны капиталь ремонтлаганда барлыкка килүче (бу файдалану нәтиҗәсендә яраксызга әверелгән киртә һәм коммуникацион корылмаларны алыштыру һәм тергезү буенча эшләр) каты коммуналь калдыкларга керми. Торак биналарны агымдагы ремонтлау (линолеум калдыклары, кысалар, ишек тартмалары һ.б.) бердәм тарифка кертелгән һәм төбәк операторы чыгарырга тиеш, алар зур габаритлы буларак исәпләнә.
Каты коммуналь калдыкларга кермәгән калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә махсуслаштырылган оешма белән шартнамә төзү кирәк, алар бездә икәү: "Жилсервис" ширкәте (тел.: 5-12-99), "ЯнаулБлагоустройство" ширкәте (тел.: 5-15-55).
Читайте нас: