ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 11:36

Торак алырга яки төзергә...

Тапшырылган торак сертификатларының гомум күләме 15,3 миллион сумнан артык тәшкил иткән

Яңавыл районының унбиш яшь гаиләсе район хакимиятенә торак шартларын яхшыртуга сертификат тапшыру буенча тантанага чакырылган иде. Районның "РФ гражданнарын көч җитәрлек һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасында катнашуы ярдәмендә быелгы көз аларның гаилә бюджетына зур гына ярдәм китергән – 15,3 миллион сумнан артык гомум суммага сертификат кайткан.
Яшь гаиләләргә кадерле кәгазьләрне район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов тапшырды.
– Дәүләт ярдәме бүген өч һәм күбрәк баласы булган гаиләләр өчен килде, – дип билгеләде ул җыелучылар алдында чыгыш ясап. – Моңа бик шатмын.
Сертификатны ел ахырына кадәр үзләштерергә кирәк.
Бу акчага торак сатып алырга яки төзергә, ипотеканы каплату мөмкин. Бәхетлеләр исәбендә Иске Уртавыл авылыннан Гөлназ һәм Динар Сәүбановларның яшь гаиләсе дә бар иде. Өч баланың әти-әнисе 2012 елдан алып дәүләттән ярдәм көткән. Сертификат акчасына алар йорт сатып алырга ниятли.
Безнең белешмә:
Бүген торак шартларын яхшыртуда мохтаҗлар сыйфатында – 839 һәм җир участогын бер тапкыр түләүсез бирүгә мохтаҗлар сыйфатында 576 гаилә район хакимиятендә исәптә тора.
Читайте нас: