ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 10:28

"Өлкәннәр өчен яхшы ният"

"Альтаир"да өлкәннәр өчен түгәрәкләр ачылган

Сентябрь башы белән "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә өлкән кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Алтын куллар" иҗади клубы ачылган.
Түгәрәкнең "Фоамираннан кул эшләре" беренче дәресе үткән инде. Аңа өйрәнергә 18 кеше теләк белдергән. Дәресләрне Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Оксана Хөсәенова алып бара.
"Альтаир" директоры Әлфия Касыймова сүзләре буенча, фоамираннан әйберләр эшләүгә өйрәтүгә тугыз дәрес бүленгән, алар сентябрь-октябрьдә үтәчәк, "тәрбияләнүчеләр" атна саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк. Арытаба теләүчеләр , турыдан-туры "Альтаир"га мөрәҗәгать итеп (Совет урамы, 21, тел.: 5-42-17) , "Дизайн Студия", "Алмаз чигү" , "Скрапбукинг" түгәрәкләренә языла алачак .
Читайте нас: