ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 10:53

Авылда... уңайлы шәһәр мохите

Карман авылының сабантуй басуында нинди эшләр бара?

2017 елда "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" дәүләт программасы башланды. Шул вакыттан анда кайбер үзгәрешләр булды, мәсәлән, хәзер программада шәһәрләр генә түгел, 1000нән артык кеше яшәүче торак пунктлар да катнаша ала.
Шул уңайдан бүген 1 300дән артык кеше яшәүче Карман авылында бәхетләрен сынап карарга ашыкканнар. Һәм юкка түгел.
Аларның "Ял зонасы – Сабантуй үткәрү урыны территориясен төзекләндерү" проекты программа критерийларына туры килгән. Программаны тормышка ашыру ике этапка исәпләнгән, үткән елда аның кысаларында Сабантуй басуында сәхнә барлыкка килгән. Ә бу көннәрдә проектны тормышка ашыруның икенче этабы башланган – "Инфодор-строй" ширкәтенең подряд оешмасы эшчеләре футбол кырын киртәләү өчен терәкләр урнаштыра башлаган.
Моннан тыш, биредә сентябрь ахырына кадәр волейбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы барлыкка киләчәк, тышкы яктырту системасы да куелача
Читайте нас: