ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 16:15

Куйбышев урамына асфальт салу тәмамлана

Яңавылның төньяк өлешендә юл ремонтланган

Куйбышев урамы ямьләнгән – "Инфодор-Строй" ширкәтенең кече подрядчысы "Арланское УСПД" ширкәте эшчеләре Белинский урамыннан Якутов урамына кадәр асфальт салган. Эш гомум кулланылыштагы автомашина юлларын карау, ремонтлау, төзү һәм үзгәртеп төзү буенча территориаль заказны тормышка ашыру кысаларында башкарылган.
1,3 км озынлыктагы юл яңартылган, муниципаль контракт күләме – 9 267 152,54 сум. Урамның бу участогын ремонтлау хакында район хакимияте башлыгының Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда килешү билгеләнүен исегезгә төшерәбез.
Биредә барлыгы ике бригада эшли, бүген алардан берсе автобус тукталышларын төзекләндерү белән мәшгуль – мәйданчыкның бордюрлары алыштырыла. Моннан тыш, урамнан үтү урыннарына асфальт саласы, юл билгеләре урнаштырасы кала.
Контрактка ярашлы, эшләр 31 октябрьдән соң түгел тәмамланырга тиеш.
Читайте нас: