ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 17:29

Подъездлар ремонтлау: финиш сызыгында

Күп фатирлы бер йортта эшне тәмамлыйсы калган

Яңавыл районында күп фатирлы йортларда подъездларны капиталь ремонтлау буенча программаны тормышка ашыру тәмамлануга якынлаша. Нәкъ районда, чөнки программа ике авылга – Яңа Уртавыл һәм Прогресска да килде. Прогресста Үзәк урам буенча 4 санлы йортта төбәк операторы булып киткән инде, башкарылган эшләр сыйфатын уңай бәяләгән. Подрядчылар эшен йортта яшәүчеләр үзләре дә яхшы яктан бәяли, бу хакта алар “ЯТ”га телефоннан әңгәмә барышында хәбәр итте.
Якындагы вакытта Яңа Уртавылда йортлар кабул ителәчәк – биредә эш тәмамланган диярлек.
Ә менә шәһәрдә подъездлар күп фатирлы бер йорт – Ленин тыкрыгы, 11 буенча ремонтлана. Калган, атап әйткәндә, Җиңү урамы, 60, Совет урамы, 16, Якутов урамы, 33, 35а, 37 һәм 37а, шулай ук Азин урамы, 38 буенча йортларда яшәүчеләр эштән, кем әйтмешли, инде канәгать. Биредә подъездлар гына тәртипкә китерелмәгән, ә кайберләрендә матурлап бизәлгән дә. Үзебезнең рәссамнар тырышкан. Аларның берсе – студент кыз Юлия Зыятдинова турында район гәзите язды инде (27 август, 69 сан).
Әмма, ачыклануынча, ул эшендә ялгыз түгел – барлык мәгънәләрдә зур өлешен башка рәссам – Фидәлия Садиокова да керткән. Ул Җиңү урамы, 60 санлы йортта көчен салган һәм байтак уңай тәэссоратлар уяткан, шул исәптән “ТКХИ” ширкәтенең “ВК”социаль челтәрендәге төркемендә дә. Подъездларны ремонтлау программасы – бер тапкыр күзәтелүче күренеш түгел. Нәкъ шуңа күрә идарә итүче компанияләр халык җыелышы үткәргән, инде барлык кирәкле документларны әзерләгән, урындагы хакимият белән килештергән. Хәзер эш БРның ТКХ министрлыгында – 2020 елда республикада күпме күп фатирлы йортта подъездлар ремонтланачагы нәкъ биредә хәл ителәчәк. Шул исәптән безнең районда да.
Читайте нас: