ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2019, 12:48

Аксакаллар яше

Иске Көектән Назир Гыйльмиев – әти, дәү әти, карт әти

Быелгы сентябрь Иске Көектән хезмәт һәм тыл ветеранының салмак һәм тыныч тормышына байтак чагу төсләр алып килгән. Сәбәбе – зур юбилее – Назир Рәхимҗан улына 90 яшь тулган. Дүрт баласы Илмира, Лилия, Гөлсинә һәм Салават, аларның гаиләләре, онык-туруннарыннан эчкерсез һәм җылы рәхмәтеннән тыш район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм район Советы секретаре Вил Нигъмәтҗанов, соңрак район ветераннары советы рәисе Рима Фазылова, район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Рафаэль Яхин өенә котлаулар белән килде. Бу уңайдан тантана Истәк авыл мәдәният йортында да үтте – якташлары Назир Рәхимҗан улын акыллылык һәм тормыш яратучанлыгы өчен хөрмәт итә, бәһалый.
Озак, тоташ гасыр диярлек гомерендә ул күпне күргән, кичергән. Назир абыйның язмышы балачагы кырыс сугыш елларына туры килгән байтак кешеләрнең язмышына охшаш. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә туган, якыннарын үзгә дулкынлану белән искә ала.Ике абыйсы фронтка киткән, арытаба әтисен дә чакырганнар. "Бер мизгелдә өлкәнәйдек", – ди ул. Тулы булмаган унөч яшендә өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуында эшләгән – язын ат белән басу тырматканнар, кул белән чәчкәннәр, җәен сыер көткәннәр, көзен иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ашлык урганнар, җилгәргәннәр, печән эскертләгәннәр.
– Ачлык еллары булды, – дип искә ала Назир Рәхимҗан улы. – Сугышны да, фәкыйрьлекне дә үзебезнең иңнәрдә кичердек. Яшүсмер чакта ук урман кисәргә җибәргәннәрен хәтерлим – паравоз мичләре өчен утын әзерләдек. Көздән парлап җигелгән атта Яңавыл элеваторына ашлык ташыдык. Капчыклар авыр, тыгыз иде, кулбаш аша салып, аларны текә баскычтан күтәреп менә һәм киптерү өчен бушата идек. 1949 елда армиягә алдылар, дүрт ел ярым хезмәт иттем. Армиядән соң авыл гүзәле Мәрзиягә өйләндем, аның белән 48 ел тынычлыкта һәм килешеп яшәдек.
Хезмәт ветераны эш елларын горурлык белән искә ала. 26 ел ул Иске Көек һәм Чулпан авыллары хезмәтчәннәрен берләштерүче комплекслы бригада бригадиры булып эшләгән, ә тагын дүрт ел – ферма белән мөдирлек иткән. Озак еллар ревком рәисенең җаваплы җәмәгатьчелек вазыйфасын биләгән. Бу Максим Горький исемендәге колхозның чәчәк аткан мизгеле була. Эш күп. Гаҗәеп аек акыл саклаган юбиляр озын һәм җиңел булмаган хезмәт юлын җентекле хәтерли. Авылдашларына рәхмәтле, халык эш сөючән булды ди
.
Бүген Назир Рәхимҗан улы балалары хәстәрлеге һәм карамагында. 17 ел элек хатынын җирләгән. Оныклары да дәү әтисен онытмый, кайта, игътибарга күмә.
– Күршеләр туганнар кебек, – дип елмая юбиляр. – Ә тагын мин бай дәү әти, биш оныгым, өч туруным бар. Бу – иң мактаулы исем.
Читайте нас: