ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 12:32

Елына – дүрт спектакль

Яңа Уртавылдан театр коллективы тамашачыларны яңа куелышлар белән шатландыра

Театр елына һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланган "Алтын битлек" театр жанры буенча район конкурсы узды. Анда 22 авыл коллективы катнашты. Яңа Уртавыл авыл күп функцияле Авыл мәдәният йорты театр коллективы иң яхшылардан берсе дип танылды. Район конкурсына биредәге театр яратучылар беррәттән өч куелыш әзерләгән – Н. Әсәнбаевның "Бер яшьлектә, бер картлыкта", Ф. Бүләков спектакле буенча "Бабай урлау" комедиясе һәм Т. Миңнуллинның "Әбиләр һәм бәбиләр" драмасы.
Ә гомумән, тематик елда Мәдәният йорты сәхнәсендә яңа уртавыллылар авылдашларына дүрт спектакль күрсәткән: югарыда әйтелгәннәргә өстәп артистлар авыл тамашачысы хөкеменә А. Гыйләҗевның "Яра" драмасын чыгарган.
– Репетицияләргә теләп йөрибез, – дип сөйли актерлар. – Төп состав – бу "Гәүһәр" фольклор анасмбендә катнашучылар. Сәхнә безне магнит кебек тарта. Драматик куелышлардан тыш еш кына фольклор да әзерлибез. Бергәләп рәвешләр эзлибез, теге яки бу сюжетны ничек тасвирлавыбызны җентекләп тикшерәбез һәм тәкъдим итәбез, бергә костюмнар, декорацияләр булдырабыз.
Авыл мәдәният хезмәткәрләренең халыкның бу иҗат жанры белән мавыгуын саклап кала алуын билгеләве күңелгә ятышлы – шушы көннәрдә театр коллективы яңа куелышлар эзли. Кеше спектакль әзерләү процессына һәм үзенең тамашачасына гашыйк булганда, аның мавыгуын бернәрсә дә алыштыра алмый.
Читайте нас: