ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 17:45

Җылылык өчен яңача түләячәкбез

1/12 урынына Башкортстанда 1/8 схемасын кертәләр

"Башкоммунэнерго" АҖенең урындагы филиалында хәбәр итүләренчә, октябрьдә яңавыллылар, Башкортстан Республикасында барлык яшәүчеләр кебек үк, җылы буенча коммуналь хезмәтләргә түләүнең яңа ысулына күчә. Хәзер күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җылыту чорында гына түләячәк. Билгеле булуынча, элек җылы өчен ел дәвамында бертигез түли идек. Яңа схема шартлы рәвештә 1/8 дип атала, элеккесе – 1/12.
Яңалыкны БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – ТКХ министры Борис Беляев игълан итте, ул төбәк хөкүмәтендә оператив киңәшмәләрнең берсендә түләүнең шундый ысулына күчү турында карарның 2018 елда, ягъни күчкәнче бер ел алдан кабул ителүен билгеләде.
– Бу схема үтә күренмәле, чөнки халык, җылылык энергиясен исәпләүнең гомум йорт приборлары (алар булмаган йортларда норматив буенча исәпләү гамәлгә ашырылачак) күрсәтмәләреннән чыгып, чынында кулланган җылылык энергиясе өчен түләячәк. Моннан тыш, язын элек күп сорау тудырган яңадан исәпләүләр булмаячак, – дип билгеләде төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы.
Беренче мәгълүматлар буенча, җылы өчен түләү якынча 50% артачак. Бу җылыту чорында. Ә башка вакытта җылы өчен түләргә туры килмәячәк. Бр хөкүмәтендә билгеләүләренчә, ел саен түләүнең гомум күләме сакланачак.
Түләүнең яңа схемасы җылы белән тәэмин итүче оешмалар эшчәнлегендә уңай чагылыш табачак: алар җылы энергиясе җитештерү өчен кулланылучы энергия ресурслары: газ, су, электр энергиясе өчен үз вакытында түли алачак.
Моннан тыш, төбәкнең ТКХ министрлыгында ташламачылар өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча халыкны социаль яклау чаралары (субсидия һәм һәр айлык акчалата компенсация) түләүләрнең сезонлылыгын исәпкә алып биреләчәк.
Руслан Йосыпов, Яңавыл шәһәренең "ТКХИ" ширкәте директоры:
– Бүген безнең идарә итүче оешма шәһәрнең 168 күп фатирлы йортын хезмәтләндерә. Биредән 72сендә генә җылылык энергиясен исәпләүнең гомум йорт приборлары урнаштырылган. Аларны урнаштыру буенча карарны күп фатирлы йорттагы торак милекчеләре үзләре кабул итә. Бер приборның бәясе 130 мең сум чамасы тәшкил итә.
Бу елдан милекчеләрнең "Башкоммунэнерго" АҖенең Яңавыл филиалы белән шартнамә мөнәсәбәтләре төзүен исегезгә төшерәм.
Читайте нас: