ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 15:15

Лекция, күңелле стартлар, чәй мәҗлесе...

Комалак авылы халкы республика конкурсында актив катнашкан

Җомга көнне, 4 октябрьдә, Комалак авылында сәламәт тормыш рәвешенә багышланган чара узды. Авыл халкы "Аек авыл – 2019" республика конкурсында актив катнашты.
Катнашучылар авыл фельдшер-акушерлык пунктында җыелды, анда фельдшер Лилия Сәлиманова лекция уздырды. Тиешенчә, чыгыш темасы алкоголь һәм тәмәке тартуның кеше организмына йогынты ясавына багышланды. Авылдашлары каршында Иске Кодаш авыл биләмәсе башлыгы Илгизәр Шакирҗанов һәм имам-хатыйб Флүр Яхин чыгыш ясады. Авыл тормышында актив катнашкан өчен БРның ветеринария хезмәтенең мактаулы ветераны Әхнәф Әхәтовны рәхмәт хаты белән билгеләделәр. Фельдшер-акушерлык пункты бинасында "Сәламәт буын – Русиянең байлыгы" китап күргәзмәсен оештырганнар иде. Теләүчеләр китап яки журнал ала һәм сәламәтлекне саклау турында бик күп файдалы нәрсә белә алды.
Арытаба комалаклылар "Спортка – әйе! Алкогольгә – юк!" күңелле стартларда катнашты. Халык һәр командада биш кеше белән "Ракета һәм "Здоровье" командаларына бүленде. Алар сигез үзенчәлекле сынауда ярышты: бу конкурс эмблемасын булдыру, бер стакан су белән эстафета, "Кокон" уены, түмгәкләр буенча йөгерү һ.б. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Ракета" командасы бераз аерылып, җиңү яулады. Әмма бу көнне җиңелүчеләр булмады: барлык катнашучылар истәлекле бүләк алды. Көярманнар дә сюпризсыз калмады: жюри йомгаклар ясаганда, алар спорт турында табышмакларга җавап бирде, иң активлар приз алды.
Спорт бәйрәме тәмамланганнан соң көярманнар һәм катнашучыларны тәм-том һәм эссе коймак, чын-чыннан самавырдан чәй белән мәҗлес көтте.
Читайте нас: