ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 12:09

"Башкорт ихаталары" подрядчылары ничек эшләгән

"Юбилей"да бәйрәм алды "тикшерүе"

Республика көнен бәйрәм итү алдыннан Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов озатуында "Башкорт ихаталары" программасы буенча төзекләндерелгән Юбилей урамы буенча (1, 13, 14, 15, 16 санлы йортлар) ихаталарны карап чыктылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге объектның финанславы 5,7 млн тәшкил иткән.
Подрядчы "Благоустройство-1" (Нефтекама шәһәре) вәгъдә итүенчә, билгеләнгән эш күләме көз тәмамланган. Ихата территориясе сизелерлек үзгәргән: тулысынча асфальт салудан тыш резина катламлы заманча балалар мәйданчыгы, уңайлы машиналар кую урыны барлыкка килгән, бордюр, эскәмия, урналар урнаштырылган, газон чәчелгән, киләчәктә агачлар утырту планлаштырыла. Кунаклар халык белән аралашты һәм вакыт узу белән ихата яхшырыр гына, дигән ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, "Башкорт ихаталары" республика программасы кысаларында быел Яңавылда өч ихата төзекләндерелде: Юбилей урамы буенча ике һәм Совет урамы буенча бер ихата. Барлыгы 18 млн сумнан артык тормышка ашырылган.
Читайте нас: