ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 14:13

"АНАЛОГСЫЗ" БЕРЕНЧЕ КӨН: БАШКОРТСТАН САНЛЫ ТАПШЫРУГА КҮЧТЕ

"АНАЛОГСЫЗ" БЕРЕНЧЕ КӨН: БАШКОРТСТАН САНЛЫ ТАПШЫРУГА КҮЧТЕ

Санлы волонтерлар Яңавыл районы территориясендә дә гражданнар мөрәҗәгате буенча эш башлады
Бүгеннән алып ил тулысынча санлы телетапшыруга күчте, аналог сигналы безнең республикада да сүндерелде. Бу вакыйгага әзерлек шактый озак вакыт барды, халыкта барлыкка килгән сорауларны хәл итүөчен волонтерлар әзерләнде. Үткән атна ахырыннан мөрәҗәгатьләр саны арта башлаган.
Волонтерлар эшен күзәтүчеләр хәбәр итүенчә, бүген иртән шулай ук берничә заявка кергән. Шуларның берсе буенча волонтерлар Миләүшә Миңнекаева һәм Гөлнара Шәрәфиева белән бергә "ЯТ"да чыкты. Пенсионерлар Раймә һәм Дикаф Рәхимҗановларга бардык.
Ачыклануынча, өлкән кешеләргә "санга" күчүе һич зарури түгел: эш шунда ки, гаилә пары кабель телелвидениесе карый. Волонтерлар аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Санлы телетапшыруга күчү сораулары буенча консультацияләрне шулай ук район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлегендә 5-44-61 номеры буенча ала, шәһәр халкы шәхсән –шәһәр хакимиятенә, авыл халкы үз биләмәләре хакимиятләренә мөрәҗәгать итә ала.
Исегезгә төшерәбез, волонтерлар кергән заявкалар буенча гына эшли. Алар мөрәҗәгать иткәннән соң ике тәүлек дәвамында килә, үзләрендә зәңгәр төсле бейдж бар. Әгәр дә ярдәм сорап беркайда да мөрәҗәгать итмәгәнсез, волонтер үзе килгән икән, бу алдакчы булуы ихтимал.Тагын бер сыйфат – волонтерлар акча алмый, җиһаз сатмый һәм аларны урнаштыру белән шөгыльләнми, аларны кабыза һәм көйли генә.
"Санга" күчү кураторлары халыкны тагын бер тапкыр игътибарлы булырга һәм үзләрен волонтер дип йөрүче алдакчыларга эләкмәскә өнди.
Читайте нас: