ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 16:29

"Шоудаун"га килегез, ул гына да түгел

"Утны кабызыгыз" проекты тормышка ашыру ничек бара

Чәршәмбе көнне, 23 октябрьдә, "Утны кабызыгыз" проектын тормышка ашыру кысаларында район үзәк китапханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Өстәл уеннары көне" уен программасы оештырылган.





Проектны тормышка ашыру күбесенчә өстәл уеннары буенча тренерлар, волонтер һәм башка оештыручылар ярдәмендә мөмкин булды. Район хатын-кызлар советы рәисе, проект җитәкчесе Илсөяр Проскурякова чараны ачып, бу изге эштә катнашлык һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Катнашучылардан иң активы – күз күрү сәләте буенча I группа инвалиды Владислав Глухов катнашучылар белән дәресләргә барудан, "Шоудаун" өстәл теннисы уеныннан, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен компьютер программасы өстенлекләре турында үз тәэссоратлары белән уртаклашты. Шашка яратучы Фән Галләмов барысын да өстәл уены буенча дәресләргә йөрергә өндәде.
Көн программасы бай булды. Аерым мәйданчыкларда шашка, Рубик кубигын, домино, крестик-нолик уенын яратучылар ярышты. "Өмет чаткылары" клубында волонтерлар Брайль шрифты буенча "Dolphin Guide" компьютер программасы буенча уку үткәрде. Сүз уңае, теләүчеләр күп иде. Исегезгә төшерәбез, "Dolphin Guide" программа тәэминаты күрмәүчеләр һәм начар күрүче, элек компьютер белән аралашу тәҗрибәсе булмаган кулланучылар өчен тәгаенләнгән. Ул интернеттан кулланырга, электрон хатлар белән эшләргә, документлар булдырырга һәм укырга, музыка һәм аудиокитаплар тыңларга мөмкинлек бирә һ.б.
"Шоудаун" өстәл теннисы һәм шашка буенча тренерлар катнашлыгында иң яхшы уенчылар арасында ярыш узды.
Шашкачылар арасында Фән Галләмов иң көчлесе булды, икенче урында Айнур Тимеров, Наил Әсфәндияров өченчедә. "Шоудаун" өстәл теннисы буенча җиңүчеләр өчлегенә Владислав Глухов, Артем Гвоздев, Артем Кривоногов керде. Алар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Проектта катнашучыларга шәһәр һәм районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Индира Әлимгаффарова да мөрәҗәгать итте. "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шундый проектның булуы бик шәп, аны тормышка ашырган барысына да әфарин", – диде ул. Индира Нил кызы җыелучыларны проектны тормышка ашыруда активрак катнашырга, дүрт дивар эчендә утырмаска һәм ялларын файда белән үткәрергә өндәде.


Читайте нас: