ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2019, 17:58

Һәр секунд кадерле булганда

Шоферларның "янгын" тизлеге турында

Шоферларның аерым категориясе бар – "кичектергесез". Аларның шулай аталган кичектергесез – тәртип саклау, медицина, янгын хезмәтләрендә эшләү мәгънәсендә. Соңгысы вәкилләре исәбенә Павел Хөснуллин, Радис Сатлуганов һәм Рәфис Гәрәев йөзендә 109 санлы янгын-коткару бүлегеннән тәҗрибәле өчлесе дә керә.
Һәрберсенең шоферлык стажы туксанынчы еллар башыннан башланган. Беренче икесе шул туксанынчы еллар ахырыннан биредә хезмәт итә, ә Р. Гәрәев 3 санлы каравыл һәм 109 санлы янгын-коткару бүлеген бер ел чамасы элек тулыландырган. Шулай да ул тату коллективка тиз кушылып киткән, янгын сүндерүчеләрнеке башкача була алмый, тиеш тә түгел.
Нәкъ янгын сүндерү машинасы шоферларның эш үзенчәлегенә кагылыйк. Янгын хакында телефоннан шылтырату алу (уйдырма яки юкмы икәнлеге мөһим түгел, анысын соңрак ачыклаячаклар) һәм янгын-коткару бүлеге гаражыннан чыгу мизгеленнән бер минуттан артык үтәргә тиеш түгел. Җыену һәм чыгып китүгә шартлы рәвештә бер минут бирелә (каравылның көн тәртибендә дәрес, ял, ашау вакыты һ.б. булырга мөмкин).
Сүз шәһәр эче хакында барса, каравыл янгынны сүндерү урынына – ун минуттан, тоташ район турында сөйләгәндә, егерме минуттан артык түгел вакыт эчендә барып җитәргә тиеш. Ерактагы авылларда билгеләнгән вакыт эчендә бүлекчәнең беренче янгын сүндерүчесе янгын урынына килеп җитүе урыннарда ирекле янгын сүндерү командаларыннан чыгып исәпләнә. РФ регламенты тарафыннан расланган нормативлар шундый. Аңлашыла ки, гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкин (шуның өчен кичектергесез хезмәт дип атала да), ләкин барлык штаттан тыш хәлләр мөмкин кадәр киметелергә тиеш. Шуңа күрә беркетелгән техниканы һәрвакыт төзек хәлдә тотау – шоферларның бурычы!
Читайте нас: