ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2019, 18:18

Балык мае гына җитмәгән иде!

Мәктәптә укучыларның туклануын баетырга уйлыйлар

Дәүләт думасында экспертлар катнашлыгында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балык мае бирү тәкъдимен тикшерделәр. Бу хакта Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Говорин белдерә.Күптән түгел Русия галимнәре балаларда омега-3 май кислотасы җитмәүне тулыландыру өчен мәгариф оешмаларында балык мае бирә башларга тәкъдим иткән иде.
Николай Головин ассызыклавынча, әлеге мәсьәлә экспертлар анализлауны таләп итә, чөнки һәр белгечнең бу уңайдан үз фикере бар. Билгеле, һәр балага да балык мае бирү кирәк булмаска да мөмкин, шуңа күрә бу мәсьәләгә аерым караш булырга тиеш. Моннан тыш, кайбер балаларга андый май ярамаска да мөмкин.
Депутат фикеренчә, белем бирү оешмаларында туклану балалар организмына кирәкле биологик актив матдәләрне тулыландыру процессын исәпкә алып оештырылырга тиеш.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: