ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 11:25

ХАЛЫК БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕНӘ ПЕНСИЯСЕЗ КАЛДЫРМАЯЧАКЛАР

ПЕНСИЯСЕЗ КАЛДЫРМАЯЧАКЛАР

4 ноябрь – Русиядә Дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көне. Быел ул дүшәмбегә туры килә. Һәм бәйрәм эш көненә туры килү сәбәпле, пенсия бирү графигында гадәттә үзгәрешләр була.
Ноябрь башында пенсия алучы Яңавыл пенсионерларына акчаны кайсы көнне бирәчәкләре турында сорау белән РФ Пенсия фондының Яңавыл шәһәре һәм Яңавыл районы идарәсе башлыгы Гөлнара Вилдановага мөрәҗәгать иттек.
– Пенсия , "Халык бердәмлеге көне" бәйрәм көне һәм ял көненә туры килүче башка социаль түләүләр китерү графигындагы үзгәрешләр БР Федераль почта элемтәсе идарәсе белән килештерелгән. Октябрь квитанциясендә үк бу мәгълүматны урнаштыру юлы аша пенсия алучыларга бу хакта хәбәр ителде. 3 яки 4 ноябрьдә Яңавыл почтамты аша түләүләр алучы өлкән кешеләр пенсияне бер көнгә иртәрәк – 2 ноябрьдә (шимбә) алачак. Ноябрьнең калган көннәрендә түләүләр графикка ярашлы срокларда гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас: