ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 11:26

Батырлык дәресләре, кулга алулар, ГТО...

Бүген – Русиядә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көне

Бүген ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Алар исәбенә ведомстводан тыш сакның Яңавыл районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә керә, ә бу унбиш аттестацияләнгән состав, егерме өч ирекле ялланучы состав хезмәткәре.
Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре гражданнар милкенең сакланышын күзәтә, еш кына хокукка каршы гамәлләрне туктаталар. Мисалга, ел башыннан тугыз ай эчендә җинаять кылуда шикләнү буенча – 6, административ хокук бозулар буенча – 940 кеше кулга алынган. Җинаять юнәлеше буенча җинаятьләр турында сөйләсәк, бу урлашулар (РФ ҖКның 158 маддәсе), талау (РФ ҖКның 161 маддәсе), сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү (РФ ҖКның 115 маддәсе), үтерү белән янау (РФ ҖКның 119 маддәсе).
Аңлашыла ки, хезмәткәрләребез эшчәнлегендә кисәтү мөһим урын били. Шуңа күрә тәртип сакчылары – мәгариф учреждениеләрендә еш кунак. Батырлык дәресләре, рәсемнәр конкурслары, ярышлар үткәрелә. Соңгылары исәбенә, аерым алганда, күп кенә активларны җыючы спорт фестивале, көнчыгыш бергә-бер сугышы буенча турнир керә, инде якын киләчәктә тулысынча аларның "Росгвардия" сафын тулыландыруы мөмкин.
Соңгы еллар эчендә бүлек хезмәткәрләренең сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау эшендә активлашуын билгеләп үтү мөһим. Өстәвенә сүз белән түгел, ә шәхси үрнәк белән – бүлек командасы – спорт төрләре буенча төрле ярышларда даими катнашучы, Яңавыл районының Спорт уеннарында да, ГТО фестивальләрендә дә катнашабыз.
Спорт ведомствоара үзара эш итүдә дә ярдәм итә – бүлек командасы башка хезмәт вәкилләре белән волейбол буенча дусларча очрашуларда да катнаша, шулай итеп уртак мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итүче аралашу каналы җайлаша.
Агымдагы елда хезмәт вазыйфаларын үрнәкләре башкарган өчен биш хезмәткәр бүләкләнде: полиция майоры И. Муллакаев, полиция прапорщигы А. Мингалиев, полициянең өлкән сержанты И. Зарипов, полиция сержанты А. Габдуллин. Алар, башка хезмәткәрләребез кебек үк, уртак эшкә саллы өлеш кертте, нәтиҗә буларак – бүлекләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегендә өченче квартал нәтиҗәләре буенча республика буенча икенче урын.
Форсаттан файдаланып, хезмәткәрләребезне, аларның гаилә әгъзаларын, шулай ук кадерле ветераннарны бәйрәм белән котлыйм, иртәгәсе көнгә ышаныч, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.
В. Мөгыйнов, ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы.
Читайте нас: