ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 22:33

Юлларда хәвефсезлек

Яңавыл районының Дәүләт автоинспекциясе: шоферларга мөрәҗәгать

Һава шартлары көннән-көн начарлана
Якты көн кыскару белән бәйле, көзге чорда җәяүлеләр катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары куркынычы арта. Статистика буенча җәяүлене бәрдерү – иң киң таралган юл-транспорт вакыйгалар төренең берсе. Үлемгә китергән очракларның төп өлеше тәүлекнең караңгы, шофер юлның йөрү өлешенә чыккан кешеләрне күрә алмаган вакытына туры килә. Караңгы вакытта һәм начар һава торышы шартларында юл хәрәкәтендә катнашучыларга аеруча уяу булырга кирәк.
Үткән 2018 елның көзге-кышкы чорында Яңавыл районы юлларында җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алар тәүлекнең караңгы вакытында булган, бер кеше һәлак булган һәм дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
Автоинспекторлар җәяүлеләр юл аша чыгу урыннары янында һәм җәяүлеләр күп йөргән урыннарда, мәгариф учреждениеләре янәшәсендә, җәмәгать транспорты тукталу пунктлары янында шоферларга үтә игътибарлы булырга киңәш итә. Юл чатлары, светофор объектлары һәм җайга салынмый торган юлны аша чыгу урыннарынна якынлашканда, игътибарны арттырырга, күренү шартларын бәяләргә кирәк.
Юлның йөрү өлешендә җәяүле барлыкка килгәндә, шоферларга нык игътибарлы булырга һәм начар һава шартларында җәяүлеләргә күренеш чикләнә алуын (зонт, капюшон һ.б.) истә тотарга кирәк, бу юл вакыйгасына китерергә мөмкин.
Шофер һәм җәяүлеләргә һава шартларының теләсә кайсы автомашина хәрәкәте, шоферның хәлне кабул итүенә зур йогынты ясавын истә тоту кирәк. Явым-төшем булганда әйберләр, чынбарлыкка караганда, ерактарак кебек тоела. Юлның юеш булуы тәгәрмәчләрнең юл белән тоташу коэффициентын җитди киметә, бу транспорт чара белән идарә итүчәнлекне күпкә начарайта. Юл хәрәкәтендә һәр катнашучы моны исәпкә алырга тиеш. Дөрес сайланган тизлек режимы, дистанция һәм кырыйдагы ара автомашинага идарә иткәндә хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Шулай ук автомашианга контрольне югалтуга китерә алган кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк.
Хөрмәтле шоферлар! Автомашинада йөргәндә хәвефсезлек каешын үзегез кулланыгыз һәм пассажирларыгыз тарафыннан куллануны контрольдә тотыгыз. Автомашина салонында балигъ булмаган пассажирларны йөрткәндә, балаларны саклау җайланмаларын кулланыгыз.
Яңавыл районы буенча ЮХХДИ бүлеге РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.1 пунктын бозган өчен транспорт чаралары шоферларының РФ КоАПның 12.18 маддәсе буенча 1,5-2,5 мең сум күләмендә штраф төрендә административ җавалылыкка җәлеп ителәчәге турында искә төшерә.
Юл хәрәкте кагыйдәләрен үтәгез, үзара әдәпле булыгыз, хәвефсез юллар сезгә!
З. Сәлахов, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспектор.
Читайте нас: