ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 16:16

Исем түгел, ә күңел кушуы буенча дәүләтчеләр

Исем түгел, ә күңел кушуы буенча дәүләтчеләр

Бүген – Суд приставлары көне
Нәкъ ун ел элек илдә һөнәри бәйрәм – Русиядә Суд приставлары көнен керттеләр. Без Суд приставларының федераль хезмәте идарәсенең БР буенча Яңавыл районара бүлеге башлыгы Алмаз Гыйлаҗевтан хезмәт, күрсәткеч, өстенлек, хезмәткәрләр турында сөйләвен үтендек.
– Бүгенгә безнең бүлектә закон сагында 16 дәүләт гражданнар хезмәткәрләре тора.
Аларның бишесе – суд приставлары-башкаручылар. Нәкъ шул хезмәткәрләр алимент, ТКХ, кредитлар буенча бурычлылар белән көн саен йөзгә-йөз очраша. Нәкъ алар көн саен түләмәүчеләрне өйдә очрату максаты белән һәм суд карарын башкару өчен аларның милек хәлен тикшерергә иртә-таңнан рейд чараларына чыга.
Алты хезмәткәребез – суд эшчәнлегенең урнашкан тәртибен тәэмин итү буенча суд приставлары, аларның хезмәт вазыйфасы еш кына гомер өчен куркынычлык белән бәйле. Бу суд процессларында һәм суд биналарында тәртип, башкарма гамәлләр кылганда суд приставлары-башкаручылар хәвефсезлеген тәэмин итү һәм суд приставларына яки суд процессларына кабул итүдән баш тартучы гражданнарны алып килү, ил территориясендә легаль булмаган гражданнарны куып чыгару.
Отчет чорына аерылып торган хезмәткәрләр турында сөйләсәк, монда инде суд приставы-башкаручы Юлия Куксгауз һәм Суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Руслан Мәмәтовны билгеләп үтәргә кирәк.
Читайте нас: