ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2019, 18:21

"Фоамиран"га көч җитте, хәзер "Дизайн-студия"гә тотындык

"Альтаир" үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы "Алтын куллар" проектының беренче нәтиҗәләре турында

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Бүген РФ Президенты гранты акчасына "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге каршында булдырылган исәп буенча "Алтын куллар" иҗади клуб түгәрәге эше башлана. Үткән атнада "ЯТ"ның иҗади төркеме беренче түгәрәкнең "Фоамираннан кул эшләре" исемле йомгакдау дәресендә булып кайтты. Ике ай дәвамында өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр канәгатьлек белән педагог Оксана Хөсәенова үткәргән дәресләргә йөргән.
Нәтиҗәләр таң калдыра! Кулларында материал кисәкләрен ышанычсыз тотучылар, бүген беренче дәрестә үк үзләренең иҗатын – фоамираннан светильник-розаларны горурлык белән карыйлар.
"Укучыларыныңэ" нәтиҗәләреннән педагог та канәгать.
– Миңа "Алтын куллар" клубында эшләве бик ошады. Балалар сәнгать мәктәбендә балалар белән үткәргән дәресләрдән аермалы буларак, биредә мин үзем дә кайбер нәрсәләргә өйрәндем, – дип билгеләде Оксана Романовна. – Эш процессында хатын-кызлар үзләренең иҗади фикерләре белән уртаклашты, бизәүнең яңа формаларын киңәш итте һ.б. Без бер гаилә булдык, дип әйтергә мөмкин. Аралашуыбыз дәвам итә, төркемдә яңа иҗатлар белән уртаклашачакбыз. "Биредә зәвыклы әйберләр эшләргә генә өйрәнмибез, ә аралашабыз, туган көннәр, чәй табыннары үткәрәбез", – ди алар. – "Альтаир" коллективына мондый проект, өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибары өчен рәхмәт. Без ирешелгәндә тукталмаячакбыз, арытаба да өйрәнәчәкбез.
Әлфия Касыймова, "Альтаир" директоры:
– "Алтын куллар" проектының беренче этабын тормышка ашырып, өлкән яшьтәге ханымнар ягыннан зур кызыксыну билгеләдек. Оксана Романовна проектта катнашучыларны иҗат процессына оста һәм рухланып җәлеп итте, шуның өчен без аңа рәхмәтле. Ноябрь-декабрьдә проектның икенче этабы – "Дизайн-студия" түгәрәге эше тормышка ашырыла. Проектны тормышка ашыру май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Теләк белдерүчеләрне алда тагын "Алмаз белән чигү" һәм "Скрапбукинг" түгәрәкләрендә дәресләр көтә.
Читайте нас: