ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 12:39

Исерек булса да ... гражданин ул

Дәүләт думасында бүген айныткычларны кабат ачу турындагы закон проекты карала

Дәүләт думасында бүген айныткычларны кабат ачу турындагы закон проекты карала. Проектны Федерация Советы һәм Дәүләт думасы депутатлары әзерләгән.
Элек айныткычлар дәүләт учреждениесе булып санала иде. Хәзер исә аларны оештыру юридик яктан дәүләт белән шәхси малтабарлык (ГЧП) хезмәттәшлегенә нигезләнә. Димәк, дәүләт ярдәменә таянып айныткыч ачкан эшкуар табыш алуга өмет итә.
“Кыек салганнарны” айныткычка полиция китерәчәк. Айныту хезмәтенең сәрхүшләргә күпмегә төшәчәге әлегә билгеле түгел.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: