ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 21:21

Түләмәүчеләр – яртысы диярлек

"Автоһәвәскәр" кооперативындагы хәл турында

Тәүдә бераз статитистика, өстәвенә, бик үк күңелле түгел. Бүген "Автоһәвәскәр" гаражлар кооперативы әгъзаларының 2019 елга бурычы миллион сумнан артык тәшкил итә. Түләмәүчеләр белән хәл, кызганычка каршы, яңа түгел. Һәм бу өлкән, кооператив кебек икътисади берәмлекнең асылы һәм әгъзалык взнослары – шундый икътисади предприятиенең нигезе һәм гарантиясе икәнлеген аңлату кирәкмәгән төсле тоелган кешеләр кооператив әгъзалары булса да.
Кооператив әгъзаларының бүген 1200гә якын исәпләнүен билгеләргә кирәк. Алардан 46 %ы – түләмәүчеләр. Биредән шундый зур сумма килеп чыга да. Шул ук вакытта бу елның гыйнваренда ук үткән һәр еллык җыелышта агымдагы елга максатлар, эшләр фронты, шулай ук взнослар, бурычларны түләргә кирәклеген билгеләдек. Әмма, күрүебезчә, хәл яхшылардан түгел.
Ноябрь ае бара, кем әйтмешли, кыш ишек кага. Димәк, көзге-кышкы чорда юлны карауга акча кирәк. Ә бу чаралар ягулык-майлау материалларына чак җитә. Үзебезнең техника – "ДТ-75" – бар, аны ун ел элек сатып алдык, әйткәндәй, әгъзалык взносларына. Ул вакытта хәл бераз яхшырак булган. Ләкин иске генә бер трактор җитми, шуңа күрә өстәмә акча кирәк. Кире чоракта аңлашылмаучанлык мизгелләре, бәхәсле хәлләр туарга мөмкин. Кемдер түләми, ә нәтиҗәдә барысы да зыян күрә.
Хөрмәтле "Автоһәвәскәр" кооперативы әгъзалары, әгъзалык взносларын түләргә өндим. Инде ерак калмаган Яңа елны бурычларсыз гына түгел, ә кооператив эчендә яхшылап чистартылган юллар, димәк, яхшы кәеф белән каршылар өчен.
Ихтирам белән, "Автоһәвәскәр" гаражлар кооперативы рәисе Р. Батыршин.
Читайте нас: