ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 15:34

Хезмәт һәм уңышлар өчен – югары бүләкләр

Яңавыллыларны муниципаль берәмлекләр съездында билгеләгәннәр

Уфада "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациянең IX (чираттан тыш) Съезды узган. Аның эшендә 600гә якын делегат катнашкан, шул исәптән Яңавыл районыннан да.
Съезд кысаларында урындагы үзидарә органнарында озак еллар эшләгән һәм үз территориясе үсешенә саллы өлеш керткән муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү узган. Гомумрусия Муниципаль берәмлекләр конгрессы исеменнән "Русия Федерациясендә урындагы үзидарә үсешендә уңышлар өчен" Мактау билгесе белән Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов бүләкләнгән. Муниципаль идарә өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Иске Вәрәш һәм Асаудыбаш авыл Советының элекке башлыклары Миншакир Шәретдинов һәм Венер Мөгаллимов Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Читайте нас: