ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 12:31

Кыз абыйсына шалтыраткан...

Үләр алдыннан кыз абыйсына шалтыраткан...

Санкт-Петербург дәүләт университетының 64 яшьлек доцентының 24 яшьлек аспирант кызны ерткычларча үтерүе бөтен илне тетрәндерде.
Санкт-Петербург дәүләт университеты аспиранты Анастасия Ещенконың абыйсы вуз доценты Олег Соколов үтерер алдыннан сеңлесе белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүе хакында белдергән.
Сергей сүзләренчә, мәрхүмә булыр алдыннан сеңлесе аңа күз яшьләре аша әйтүенчә, бергә яшәгән педагогның аңа сугуын әйтә. Сәбәбе: Анастасия дусларына туган көн үткәрергә барырга теләвен хәбәр иткән, ир, шуңа ачуланып, аны сугып җибәргән. Шул чакта аспирант, абыйсына шалтыратып, тулай торакка күчәргә җыенуын, тик аңа әле кире кайтырга һәм әйберләрен алырга кирәклеген әйтә.
"Мин аның ул кешедән шундук китүен сорадым", - дигән Сергей.
Сеңлесе аның белән барысы да тәртиптә булачак, дип ышандырган.
Элегрәк Санкт-Петербургка Краснодардан һәлак булган кызның әнисе - Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы килүе билгеле булган иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: