ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 12:58

Фаҗига - битарафлык, игътибарсызлык бәласе

Дүрт улы белән ана исереп үлгән

Самара өлкәсенең Узморье авылында биш кешелек гаилә һәлак булган.
Мәрхүмнәр шәхси йортта яшәгән. Йорт мичкә ягып җылытылган. Мичкә яккач, юшкәне ачарга оныталар. Шулай итеп дүрт бала һәм 36 яшьлек хатын төтен исе белән агуланып үлә.
Хатынның дүрт улына 16, 15, 10 һәм 2,5 яшь була.
Самара өлкәсе хакимияте башлыгы урынбасары Роман Бусаргин биш кеше үлеме турында мәгълүматны раслаган. Бу турыда "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итә. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре башлаган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: