ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 17:49

Башкортстанның инвалид һәм пенсионерларына туристик юлламаларга түләүдә ярдәм итәчәкләр

Яңавыл районы өчен 19 сертификат бүленгән

БРда дәүләт программалары буенча сертификатларны чираттагы тапшыру 13 ноябрьдән башлана. Программада катнашу ярдәмендә башкорт инвалидлары һәм пенсионерлары кайбер туристик юлламаларның билгеле бер өлешен субсидияләштерүгә сертификат алачак.
Барлыгы ел ахырына кадәр Башкортстанда 1,5 меңгә якын кешене юлламалар белән тәэмин итү планлаштырыла. Сертификат алуга республикада яшәүче һәм пенсиягә өстәмә социаль түләү алучы пенсионерлар һәм инвалидлар исәпли ала. Шул ук вакытта чираттан тыш тәртиптә Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм катнашучыларын юллама белән тәэмин итәчәкләр. Республика буенча инвалидлар һәм пенсионерлар өчен 131 тур әзерләнгән. Бу турларның Башкортстан буенча гына түгел, ә Русия Федерациясе буенча маршрутлары бар. Сертификатларны теркәлү урыны буенча социаль ярдәм үзәге филиалларында яки инде "Гаилә" районара үзәкләрендә алырга мөмкин булачак.
"ЯТ"га Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Нефтекама шәһәре буенча филиалында хәбәр итүләренчә Яңавыл районы өчен алар тарафыннан 19 сертификат бүленгән. Аннан өч сертификат
Русия буенча туристик йөрүне түләү буенча, 14е – БР һәм икесе инвалид һәм аны озата баручыга.
Әлеге программа Башкортстанның эчке һәм керү туризмын үстерү кысаларында үткәрелә.
Читайте нас: