ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2019, 15:32

Радий Хәбиров: "Мин мондыйны гафу итмәячәкмен!"

Быел республикада ихаталарның 30 проценты гына сыйфатлы итеп төзекләндерелгән.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Ул белдерүенчә, подрядчылар хезмәтендәге төп җитешсезлек — эшләрне комплекслы башкармау. Мәсәлән, алар асфальт сала, шул ук вакытта бордюр эшләми, территорияне яшелләндерми яисә ихаталарның бер өлешен генә төзекләндерә. Бу Уфа районының Николаевка авылында ремонтланган ихата мисалында ачык чагылдырылды. Шулай ук, нормативлар бозыла һәм эшләр тиешенчә контрольдә тотылмый.
Агымдагы елда республикада 400 ихата төзекләндерелергә тиеш булса, шуларның 107сендә эшләр төгәлләнгән, калганнарында алар дәвам итә.
— Без бу эшне быел гына башладык. Һәм мин быел ниндидер җитешсезлекләр булу мөмкинлеге белән килешә дә алам. Ләкин киләсе елда мондыйны гафу итмәячәкмен, — диде Радий Хәбиров һәм хакимият башлыкларына бу эшне катгый контрольгә алырга кушты.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: