ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2019, 17:39

Сөт кухнясы": бушлай алты айдан өч яшькә кадәр

Яңавыл районында 9 декабрьдән эшли башлаячак

Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Нефтекама шәһәре буенча филиал карамагындагы территорияләрдә БРның "Сөт кухнясы" ДАУ продукциясен бирә башлаячаклар. Җентеклерәк филиал директоры Миләүшә Мөхәммәтшина сөйли:
– Балалар туклануы продуктлары белән Башкортстанда даими яшәүче, яшәү урыны буенча сәламәтлек саклау учреждениеләрендә амбулатор исәптә торучы һәм катнаш яки ясалма тукландыруда булучы балалар бушлай тәэмин итү хокукына ия. Монда БРның "Башкортстан Республикасында кулланучылар кәрзинен һәм яшәү минимумын билгеләү тәртибе турында" Законының 4 мәддәсенең 1 һәм 2 өлешләренә ярашлы җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән аз булган гаиләләр керә. Балалар туклануының сөт продуктларын куллануга ярамаган очраклары булмаска тиеш.
Әгәр гаилә ай саен бирелә торган балалар пособиесе алучы булса, безнең филиалда белешмә алу өчен документлар пакеты тапшыру таләп ителми. Пособиене билгеләү срогын гына күзәтү мөһим, чөнки белешмә календарь елына гына бирелә. Ай саен бирелә торган балалар пособиесе алмаучы гаиләләр документларның тулы пакетын тапшыра.
Документлар исемлеге белән РЦСПН ГКУның http://rcspn.mintrudrb.ru сайтында "Выплаты и пособия" бүлегендә – "Йөкле хатыннарны һәм бала имезүче аналарны махсуслаштырылган туклану продуктлары белән тәэмин итү" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Бала имезүче ана гаиләсенең аз тәэмин ителгәннәр категориясенә керүен раслаучы белешмәне 2019 елда алучы гражданнар турыдан-туры БРның "Сөт кухнясы" ДАУна мөрәҗәгать итә ала, чөнки белешмәнең гамәлдә булу срогы 31.12. 2019 елга кадәр. Югалткан очракта белешмәнең дубликатын алырга мөмкин.
Сөт продукциясен алучылар исемлеген (эремчек, кефир, кайнатылган сөт, йогырт) булдыру максатында Яңавыл шәһәре, 60 адресы буенча БРның "Сөт кухнясы" ДАУна мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез. Документлар агымдагы елның 2 декабренә кадәр кабул ителәчәк (дүшәмбе, чәршәмбе 10 сәгатьтән 12гә кадәр).
Читайте нас: