ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 17:16

Мәсәгут авыл биләмәсендә юл проблемасы хакында

Нефтьчеләр дә "ярдәм итә"...

Безгә редакциягә Мәсәгут авыл Советында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. "Сезгә Түбән һәм Югары Чат, Тау, Мәсәгут, Кызылъяр, Иске Алдар авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә, – дип яза алар. – Соңгы елларда Ямады авылы һәм безнең торак пунктларны тоташтыручы юлны ремонтлауга һич ирешә алмыйбыз. Яхшы һава торышында үтеп була әле, ә менә быелгы җәйдәге кебек яңгырлы көннәрдә – бу чын проблема. Мәсәгут һәм Тау авылларына барып җиткәндә таудан төшү аеруча куркынычка әверелә. Юл өзеклеге вакытында безгә килеп җитә алмыйлар, Ямадыга кадәр генә. Нефтьчеләр дә "ярдәм итә", зур йөк машиналарыннан соң тирән чокыр кала.
Биредә соңгы илле елда капиталь ремонт булмады".
Сорауга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Гыйльмиев җавап бирә:
– Бу участок "БРның Юл хуҗалыгы идарәсе" ДКУсының оператив идарәсендәге муниципальара билгеләнештәге Чытырман-Югары Чат автомашина юлына керә. Аның гомум озынлыгы 14,6 км тәшкил итә, алардан 6,9 километрының – асфальт-бетон, 7,7 километрының ком-таш катламы бар. Ремонтлар арасындагы вакытны арттыру сәбәпле, юл катламының нык таушалганлыгы юлның канәгатьләндермәслек торышының төп сәбәбе булып тора. 2016 елдан безнең тарафтан "БРның Юл хуҗалыгы идарәсе" ДКУсы, БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты белән юл ремонтлауны БРның территориаль заказына кертү үтенече белән сөйләшү алып барыла. Агымдагы елда, автобуслар хәрәкәте өзелү актын беркетеп, "БРның Юл хуҗалыгы идарәсе" ДКУсына кабат хатлар юлланды. Бу сорау контрольдә.
Шулай ук автомашина юлларын карау кысаларында "Башкиравтодор" АҖе филиалы – Яңавыл ДРСУ тарафыннан юлның йөрү өлешенә автогрейдер белән профильләштерү үткәрелүен билгеләп үтәм.
Читайте нас: